Җомга, 29.03.2024, 11:59
Кунак,сәламлим Сезне!

Сайт турында мәгълүмат

Хөрмәтле дуслар! Сез Татарстан Республикасы Балтач районы Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гәрәева Венера Мөхетдис кызының шәхси сайтын ачтыгыз. Бу сайт татар балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмгә махсус төзелде. Мин биредә сезнең эшегез өчен кирәкле материаллар тәкъдим итәргә уйлыйм. Шулай ук сайтымда кызыклы язмалар, бала тәрбияләү, аларның сәламәтлеген кайгырту буенча киңәшләр һ.б. урнаштырырга телим. Кыскасы, сайтым файдалы булсын өчен тырышачакмын. Сайт эчтәлеге уңышлы чыкканмы, юкмы икәнен сезнең фикерләрегез буенча белермен. Шуңа күрә сезне дә үз фикерләрегезне язарга, тәҗрибә уртаклашырга чакырам. Бергә булыйк!