Чәршәмбе, 24.04.2024, 16:38
Кунак,сәламлим Сезне!


ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Әгәр баланы көйләсәләр, бар нәрсәне рөхсәт итсәләр, капризларын үтәсәләр, аның өчен бөтенесен башкарсалар, берни сорамасалар — ул эгоист һәм ялкау булып үсәчәк.

Әгәр даими сүксәләр һәм тәнкыйтьләсәләр — бала күралмаска өйрәнә.

Баланы һәрвакыт җәберләсәләр — ул кызып китүчән, ачу саклаучан һәм үч алучан булып үсә.

Әгәр гел битәрләсәләр, тиргәсәләр — ул үзен һәрвакыт гаепле тоячак һәм үпкәләүчән, үз-үзенә ышанмаучан булып үсәчәк.

Баланы хупласалар — ул үз-үзенә ышанучан, тыныч кеше булып үсә.

Әгәр бала дус-тату атмосферада үссә — ул мәхәббәтен табарга һәм үзе дә яратырга өйрәнә.