Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 07:01
Кунак,сәламлим Сезне!


Курку турында...

Курку хисе бөтен җан иялә­рендә дә бар. Ул – тыштан килә торган хәвеф-хәтәрдән үз-үзеңне яклау өчен җайлаштырылган сак­лану механизмы. Бу механизм йә тумыштан ук бирелә, йә яшәү тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлык­ка килә. Кешеләр курку хисе яр­дәмендә үзләрен яклый ала. Кур­куы булмаган кеше, хәвеф-хәтәр алдында югалып кала, үзен ан­нан коткара алмый. Кыскасы, курку тойгысы кеше өчен файда­лы. Тик шунысын да онытмаска кирәк: бу тойгы кешене төрле кыен хәлләргә дә төшерә ала.

Балалардагы курку тойгысын аңлау өчен курку объектына бала күзе белән карарга кирәк. Бала­ларны берәр әйбер яки хайван белән куркытканда без үзебез ул әйбер һәм хайваннардан курыкмыйбыз. Шулай ук олы кешеләр чын-чынлап курыккан әйберләр­дән балалар курыкмаска мөмкин. Бу – табигый күренеш. Курку той­гысы сабыйларда үзен җитлеккән кешеләргә караганда башка бер рәвештә күрсәтә. Бу рәвеш ике төрле була. Беренчесе: баланың тышкы дөньяны белмәвеннән килә торган курку. Икенчесе: са­быйларның тормыштагы факт­ларны бәяли белмәүләренә бәйле курку. Әлбәттә, бу куркулар табигый рәвештә ата-ананың яки мохитнең балага карата мөгамә­ләсе нәтиҗәсендә артырга яки ки­мергә мөмкин. Гомумән алганда, балалар кайбер нәрсәләрдән бил­геле бер хәлдә курка.
Баланы куркытып тәрбияләү нәтиҗәсендә ул куркак кеше бу­лып үсә. Бу өлкәдә бик күп нәрсә ана кешегә бәйле. Әгәр ана бала­сының тәртибеннән канәгать бул­мыйча, үзенең ризасызлыгын «яратмыйм мин сине, син мине авыруга сабыштырасың, үтерә­сең» шикелле сүзләр белән бел­дерсә, әнисен ихлас күңелдән яраткан бала бик авыр хәлдә кала. Әнисе чирләп киткәндә дә ул үзен гаепле саный башлый, үз-үзен битәрләү һәм хәтта җә­залау юлына да басарга мөмкин. Бу баланың психика­сына күтәрә алмаслык йөк сала. Берүк вакытта куркыту­лар, җәзалар балада алдашу сыйфатын үстерә. Балагызны тәртипле итеп үстерәсегез килсә, аны куркыту юлы белән тәрбияләмәгез, тәртип-низам кагыйдәләренең файдасына төшендерергә тырышыгыз.