Балада кылыйлык Кылыйлык - балаларда еш очрый торган күренеш. Ул һәр йөз кешенең берсендә күзәтелә. Аның сәбәпләре төрле. Берәүләрнең ул тумыштан була. Икенчеләрдә соңыннан барлыкка килә. Беренче очрагында бу чир нәселдән дә күчәргә мөмкин. Моннан тыш әни кешенең йөкле вакытта авыр күтәрүе яки берәр төрле йогышлы чир белән авыруы да сәбәпче була ала. Баш имгәнгәннән йә авырып өзлегүдән дә баланың күзе кылый калу ихтимал. Шуңа да табиблар авырганда балага күп укымаска, телевизор карамаска кушалар. Шуның белән бергә кайбер әти-әниләр бишектә яткан сабыйларының күзләрендә бераз гына кимчелек барлыгын күрсәләр дә, куркып калалар һәм тизрәк табибка чабалар. Әмма кайчагында борчылырга урын юк, бары баланың күзе «утырып» кына бетмәгән була. Чөнки күз өч яшьтә генә тулысы белән формалаша. Ә инде өч яшьтән соң табиблар кылыйлык дигән диагноз куялар икән, тиз арада баланы дәвалый башларга кирәк. Тик операция ясатырга ашыкмау яхшы. Кылыйлыкны дәвалауның иң отышлы ысулы - күзлек кию һәм махсус күнегүләр ясау. Күзлекнең яхшы күрә торган күз өчен булган пыяласын махсус пленка яисә пластинка белән каплыйлар. Бу очракта икенчесе - начар күрә торганы, бөтен көченә эшләргә мәҗбүр. Бала күзлекне дүрт ай киеп, ике атна саен табибка күренеп торырга тиеш. Иң мөһиме - күзлекне көн дәвамында салмау. Ә инде бала аны системалы рәвештә кими икән, аның күрү сәләте начарланып, кылыйлыгы тагын да көчәячәк. Мондый күзлек кия башлагач, икенче күз начарлангандай булыр, моннан куркырга кирәкми. Димәк, күз төзәлүгә таба бара. Табиблар кылыйлыктан арыну өчен балага компьютер уеннары рәвешендә махсус күнегүләр дә тәкъдим итәләр. Тагын шуны да өстәү шарт - мондый балаларга күбрәк саф һавада йөрергә, физкультура белән шөгыльләнергә һәм А, Е витаминнарына бай ризыклар ашарга киңәш ителә.Баланың күзен дәвалау еллар буена сузылырга мөмкин. Тик ата-ана вакытында игътибар итеп, сабыен табибка күрсәтсә, бала мәктәпкә бернинди кимчелексез барачак. Ә инде дәваланулар булышмаса, операция ясатырга гына кала.
|
|
|