Җомга, 19.04.2024, 08:47
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » 2012 » Октябрь » 19 » Еллык нәтиҗә
23:04
Еллык нәтиҗә
12 нче сентябрь көнне Балтач мәдәният сараенда "Укытучылар көне"нә багышланган тантаналы чара булып узды. Биредә ел дәвамында аеруча нәтиҗәле эш күрсәткән укытучыларны һәм тәрбиячеләрне бүләкләп үттеләр. Безнең балалар бакчасының физик культура тәрбиячесе Федорова Светлана Александровна "Ел тәрбиячесе-2012" конкурсында катнашып, "Балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү" номинациясендә муниципаль этапта җиңеп чыкты. Аңа бу тантанада Балтач район мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырылды.
13 нче октябрь көнне Балтач районы балалар бакчаларының II спорт фестивалендә  Федорова Светлана җитәкчелегендәге "Карлыгачлар" командасы БЕРЕНЧЕ урын алды! Бакчабыз командасына Балтач районы яшьләр һәм спорт бүлегенең  Мактау грамотасы һәм балаларга уенчыклар алу өчен 1000 сумлык сертификат тапшырылды. Ярышта катнашкан балаларга сау-сәламәт, акыллы булып үсүләрен, ә  Светлана Александровнага киләчәктә тагын да зур уңышлар теләп калабыз!
Караулар саны: 896 | Өстәде: doshkolnik | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Теркәлгән кулланучылар гына фикер өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]