Чәршәмбе, 24.04.2024, 09:48
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » 2013 » Октябрь » 15 » Корбан гаете белән!
23:51
Корбан гаете белән!

Мөселманнарның  иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе Корбан гаете. Барлык мөселманнарны: Татарстанда, Башкортстанда яшәүчеләрен  дә, башка төбәкләрдә яшәүчеләрен дә изге Корбан гаете белән котлыйм!

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.

Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Бу мөбарәк көннәрдә тәкәбберлекне ташлап, ата-анага, туганнарга һәм бөтен җан ияләренә ихтирамлы булып, бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышырга кирәк. Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк!

 Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
                                 
Караулар саны: 2329 | Өстәде: doshkolnik | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Теркәлгән кулланучылар гына фикер өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]