Җомга, 29.03.2024, 09:18
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » 2016 » Декабрь » 2 » Әниләр бәйрәме
22:20
Әниләр бәйрәме

Көзнең соңгы ае ноябрь безгә әниләр бәйрәмен алып килә. Бала өчен әнидән дә кадерле, әнидән дә якын кем бар икән? Йөрәктә әниләргә карата булган ихлас хисләрне, күңелдә йөрткән җылы сүзләрне шушы бәйрәм иртәсендә җиткерәсе килә.

Елдагыча, безнең балалар бакчасының һәр төркемендә әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар әниләренә әйтәсе теләкләрен шигырь юллары белән, җыр-биюләр аша җиткерделәр, газиз әниләрен сәхнәләштерелгән музыкаль әкиятләрдә катнашып сөендерделәр.


Бәйрәмнең бизәге — әниләрнең алтын куллары ярдәмендә ташландык материаллардан ясалган күлмәкләр, аксессуарлар булды. Берсеннән-берсе матур, күңел биреп эшләнгән кул эшләре барыбызны да таң калдырды. Газета, целлофан пакет, сетка капчык, конфет кәгазе һәм башка бик күп ташландык материаллардан тегелгән күлмәкләрне киеп, нәни кызларыбыз әниләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Караулар саны: 421 | Өстәде: doshkolnik | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Теркәлгән кулланучылар гына фикер өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]