Җомга, 29.03.2024, 16:45
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр

Балалар спартакиадасы
Балалар спартакиадасы

8 октябрь көнне "Балтач" спорткомплексы балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Бу көнне Балтач районы балалар бакчалары арасында спорт ярышлары булып узды. Спартакиадада районыбыз бакчаларында тәрбияләнүче балалардан төзелгән 14 команда катнашты. 5 тән 6 яшькә кадәрле балалар 6 төрле ярышта: визит карточкасы, эстафета ярышында, баскетбол кәрзиненә туп атып кертүдә, утырган җирдән ераклыкка туп атуда, дүртаяклап чабуда, "Күңелле стартлар"да катнашты. Ярышлар бик кискен барды. Хәрәмләшергә тырышулар да булмады түгел. Тик барыбер ахырдан гаделлек өстен булды: иң җитез, өлгер, булдыклы, оешкан командалар җиңеп чыкты һәм пьедесталга күтәрелде. Беренче урынны Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасыннан "Яшь барслар" командасы яулады. Икенче урынга безнең 3 нче балалар бакчасының "Җитез пингвиннар" командасы, ә инде өченче урынга Борбаш балалар бакчасының "Йолдызчык" командасы чыкты. Җиңүчеләргә Почет грамоталары, медальләр һәм бүләккә уенчыклар җыелмасы тапшырылды. Ярышларда катнашучылар да, карарга килүчеләр дә зур канәгатьлек белән таралыштылар. Безнең бакча балаларын спартакиадага бик тырышып физик культура тәрбиячесе Федорова Светлана Александровна әзерләде. Аның һәм балаларның тырышлыгы үзенең куанычлы нәтиҗәсен китерде: алар ярышларның көмеш призерлары булды. Менә ул бакчабызның шундый өлгер, җитез һәм булдыклы балалары: Эскин Эмиль, Рамазанова Алинә, Егоров Денис, Фәйзрахманова Зилә, Сәфәров Рөстәм һәм Ибраһимова Гөлчәчәк. Алар киләчәктә дә бакчабызның горурлыгы булып калсыннар иде!



Категория: Минем мәкаләләр | Өстәде: doshkolnik (19.10.2011) | Автор: Гәрәева Венера E W
Караулар саны: 1212 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментариийлар: 0
Комментарийларны бары тик теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]