Җомга, 29.03.2024, 16:18
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр

Әниләр көне белән!


Ана -

Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда!..
Әни... Нинди матур сүз бу! Бу сүзне һәркем үзенең иң кадерле, иң якын, иң газиз кешесенә әйтә. Шушы бер сүздән әниләр безнең шатлыкны да, кайгыны да белә. Шушы сүз аша әниләр безнең уйларны дә сизә. Чөнки "әни" сүзе һәркемнең йөрәгендә туа, ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип эндәшә алган кеше нинди бәхетле! Әниләр безне тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, дөньяга китергән. Бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип теләк теләп, ак биләүгә биләгән. Еласак, юаткан, моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткан, татлы йокыбыздан иркәләп уяткан. Авырсак, төн йокыларын калдырып, безне баккан. Безнең уңышларыбызга сөенгән, кайгыларыбызга көенгән. Үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен кызганмаган, гомер буе безгә иң зур терәк, олы киңәшче булган, яшәү өчен көч биргән. Әниләр безне кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булырга, хезмәтне яратырга өйрәткән, зур тормышка әзерләгән. Тормыш йөген ир-ат белән бергә җигелеп тартучылар да, гаилә учагын сүндерми саклаучылар да – әниләр. Боларның барысы өчен дә без әниләргә бик зур рәхмәтле! Дөньяда әниләрдән дә изге зат юктыр. Ана өчен бала  – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Олыгаеп, чәчләргә чал кергән булса да, әниләр өчен без һаман бала булып калабыз.
Әни – җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барма – әнкәй күңелдә.
Бары әни генә синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Кадерле, хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, гаиләләрегезгә иминлек телим. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәүләр насыйп булсын!


Категория: Минем мәкаләләр | Өстәде: doshkolnik (27.11.2011) | Автор: Гәрәева Венера E W
Караулар саны: 4560 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментариийлар: 0
Комментарийларны бары тик теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]