Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр |
Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү
Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру Сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль Максат: - Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. - Балаларны туган телне яратырга өйрәтү. - Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти, бәби. Шәхси эш: Альмир, Данил. Максат: бармак исемнәрен кабатлату. Методик алым: әңгәмә, мактау, уен алымы, шигырь сөйләү. Ярдәмлекләр: бармаклар, уенчык песи, карават. Кулланылган әдәбият: 1. Бала бишеге – гомер ишеге. Башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчаларында, милли төркемнәрдә тәрбиячеләр , ата-аналар өчен халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыгы . 3 нче басма:Яр Чаллы, "Идел-йорт” нәшрияты, 2002.-144б. 2. "Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” /От рождения до школы/ под. ред. Н.Е. Веракса 3. Закирова К.В. Әхлак нигезе – матур гадәт ( Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма /К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.- 383б. 4. Хрестоматия "Гөлбакча”. Казан, Татар китап нәшрияты, 1990. - Балалар, карагыз әле. Бүген безгә кунакка апалар килгән . Әйдәгез, бергәләп исәнләшик. - Исәнмесез. - Балалар, әйдәгез әле бергәләп түгәрәккә басабыз. Кулларны кулга куйык Изге уйларда булыйк. Кояш нурын юлдаш итеп Шатланышыйк, дуслашыйк. (Кочаклашалар) - Балалар, буген сезнең кәефләрегез ничек ( һәрбер баладан сорап чыгыла). - Балалар, карагыз әле. Буген безгә кунакка песи килгән. . Ул үзе белән нинди матур тартма алып килгән. Анда нәрсәләр төшерелгән? - Тартмага чәчәкләр . яфраклар төшерелгән. - Балалар, карагыз әле моның эчендә бармаклар бар икән. Монысы кем? - Монысы бабай.( һәрбер бармакның исеме әйтеп чыгыла). - Бу бармак- бабай, - Бу бармак- әби. - Бу бармак- әти, - Бу бармак - әни, - Бу бармак бәби, - Аның исеме-чәнти. - Балалар, әйдәгез әле бергәләп тагын бер кат сөйләп карыйк. - Рамир, бу кем? - Бу бәби бармак. - Дилә монысы кем? - Бу әни бармак. - Бик дөрес, әйдәгез икенче кулның бармакларын тоттык, бергәләп сөйлибез. Бабай килгән- казан аскан, Әби килгән- су салган, Әти килгән –тоз салган, Әни килгән- болгаткан. ә монысы кечкенә булганга- кетер-кетер, казан төбен кимергән. - Бабай нәрсә эшләгән? Казан аскан. - Ә бәби бармак нәрсә эшләгән? - Казан төбе кимергән. - Бик дөрес. әйдәгез, хезер бергәләп бастык, бергәләшеп сөйлибез. Чәп-чәп чәбәкәй, Без бит әле бәләкәй. Без акыллы, без тәтәй Тимә безгә, кәҗәкәй. Булдырдыгыз балалар. - Булдырдыгыз, балалар. әйдәгез, бабай бармакларны тотабыз, бергәләшеп сөйлибез. Без-без –без идек, Без унике кыз идек. Базга төштек - бал ашадык, Келәткә кердек - май ашадык Каплавычны капладык. Кап- коп, тимер куп Ак тешемне күрсәтмим. - Булдырдыгыз.балалар. карагыз әле, песи- шукбай безнең уйнаганны карап утырып арган. Әйдәгез аны бергәләшеп йоклатабыз.( песине караватка салалар) Песи-песи нечкә бил Бала тибрәтергә кил. Ап-ак күмәч ашарсың. Тәмле сөтләр эчәрсең. Ашап туйгач йокларсың. Бәлли-бәү. - Балалар, песи йоклады. Тартмада песи сезгә күчтәнәчкә тәмле клиндерләр алып килгән. сез матур итеп дәрестә катнашканга сезгә өләшергә кушты. Чыганак: http://шогыль конспекты | |
Караулар саны: 6314 | Рейтинг: 0.0/0 |
Барлык комментариийлар: 0 | |