Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә балалар бакчаларына кытлык зур, аеруча район үзәкләрендә һәм шәһәрләрдә. Бу проблеманы төрле юллар белән чишәргә тырышып карый хөкүмәтебез: яңа бакчалар төзү, элек ябылган бакчаларны кабат торгызу, гаилә балалар бакчалары булдыру һ.б. Тик барыбер проблема ачык кала бирә. Кем әйтмешли, поезд инде киткән, аны куып җитү мөмкин түгел. Балалар бакчаларына булган чиратны тулысынча бетерерлек итеп яңа бакчалар төзү дәүләтнең хәленнән килми. Бүгенге көндә эшләп килүче бакчаларны карасагыз да, аларның күпчелеге узган гасырның 70-80 елларында төзелгән һәм инде капиталь ремонт сорыйлар. Агымдагы ремонт эшләре -ул күз буяу гына. Әле анысына да дәүләт тиешенчә акча бүлеп бирми. Боларына өстәп, инде ничә ел дәвамында бакча балаларына уенчыклар, канцтоварлар алыр өчен, хуҗалык чыгымнарына дә тиешле суммалар бүленми. Ирексездән шундый фикер туа: дәүләт үзенең киләчәген кайгыртмый. Балалар бит -безнең киләчәгебез. Ярый әле балаларын кайгыртучы әти-әниләребез бар. Алар бакчага уенчыгын да китерә, канцтоварын да ала, ремонт ясарга да булыша һ.б. Ярый, бүгенге балалар бакчалары тагын 10-15 ел шулай тырышып-тырмашып җан асрап карарлар, ә аннары аларны ни көтә?
|