Дүшәмбе, 29.04.2024, 01:01
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр

Юбилей уңаеннан
"Карлыгач" балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Галимуллина Гөлбану Зәки кызының 50 яшьлек зур юбилее булып узды. Шушы гомере эчендә ул ниләр генә күрмәгән, нинди генә сынаулар аша узмаган. 1980 нче елны Удмуртиянең Кизнер районы Смәел авылыннан Балтачка килен булып килә Гөлбану апа. Биредә зур өметләр, хыяллар белән яңа тормышын башлап җибәрә ул. Тик язмышы аның алдына беренче сынавын бик тиз китереп куя: тәүге баласының аяклары гарип булып туа. Гарип баланы каравы бер дә җиңел булмый. Баласы үсә төшкәч, аны балалар бакчасына урнаштыру, үзе дә эшкә урнашу проблемасы килеп туа. Ләкин гарип баланы бер балалар бакчасына да алырга теләмиләр. Шундый төшенкелеккә бирелгән көннәрдә аңа "Карлыгач" балалар бакчасының мөдире Вәлиева Гөлнур Ибраһим кызы очрый. Ул Гөлбану апаның улын үзе җитәкчелек иткән балалар бакчасына урнаштыра, алай гына да түгел, Гөлбану апаның үзен дә шунда  эшкә ала. Дөньялары яктырып, икенче кояш чыккан кебек була Гөлбану апа өчен. Нинди эш кушсалар, шуны җиренә җиткереп башкара ул балалар бакчасында. Тормышы җайланып китә, озак та үтми икенче баласын алып кайта. Ире Нурзада белән тырышып йорт җиткерәләр, шул йортта  бәхетле яшәү турында хыялланалар. Тик бәхетләре генә озын гомерле булмый: Гөлбану апа ике баласы белән тол кала. Язмышның бу сынавын ничек кичергәнен үзе генә беләдер Гөлбану апа. Янәшәсендә үсеп килүче ике улы, аны һәрвакыт аңлап, булышырга әзер торган хезмәттәшләре, күршеләре, туганнары булу ярдәм иткәндер аңа бу сынауны сынмый-сыгылмый үтәргә. Гөлбану апа берьялгызы ике улын да укыткан, кеше иткән,  аларга бик яхшы тәрбия биргән. Уллары да үзе кебек тырыш һәм акыллы. Әниләренә карата улларының хөрмәте бик зур, чөнки ул алар өчен әти дә, әни дә булган, дөньяны танырга өйрәткән. Кеше арасында ким-хур итми туйлар ясап, ике улын да өйләндергән.
Инде менә 29 ел буе безнең балалар бакчасында эшли Гөлбану апа. Ул көн саен иртүк беренче булып бакчага килә һәм балалар өчен тәмледән-тәмле ризыклар әзерли. Гөлбану апаны барлык хезмәттәшләре тырыш, сабыр, тыйнак булганы өчен хөрмәт итәләр. Аның бу сыйфатлары - чын татар хатынына хас сыйфатлар. Ул беркайчан  берәүгә дә каты бәрелмәс, күңелен яраламас, ярдәм кирәк булганда,берәүне дә ярдәменнән ташламас. Хезмәтен зур осталык белән җиренә җиткереп башкарыр.
Бүген Гөлбану апа уллары-киленнәре өчен яраткан әни, оныклары өчен яраткан дәү әни булып, алар янәшәсендә бәхетле гомер кичерә. Язмышы аңа шундый зур сынауларны сабыр гына кичерә белгәне өчен бүген бәхетле тормыш бүләк иткән. Мин Гөлбану апаның шундый булуына сокланам һәм аны чын күңелемнән зур юбилее белән котлап, саулык-сәламәтлек, олы бәхет, гаиләсенә иминлек, җан тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген күреп, озын гомер кичерүен теләп калам. Киләчәктә дә аның белән бергә-бергә аңлашып эшләргә язсын. Юбилеегыз котлы булсын, Гөлбану апа!
Категория: Минем мәкаләләр | Өстәде: doshkolnik (18.09.2011) | Автор: Гәрәева Венера E W
Караулар саны: 2087 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментариийлар: 0
Комментарийларны бары тик теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]