Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 07:17
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре!


Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Сез балаларга һәркөн үзегезнең күңел җылыгызны бирәсез, аларны үз балаларыгыздай якын күреп тәрбиялисез, төрле һөнәрләргә өйрәтәсез, балалар өчен ягымлы карашыгызны, җылы сүзләрегезне кызганмыйсыз. Сезнең һәрберегезгә авыр, җаваплы, игелекле хезмәтегездә уңышлар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек теләп калам. Бәйрәмегез котлы булсын!
Тәрбияче диләр сезне, тәрбияче –
Киләчәкне бүген төзүче.
Төпле белем, тәрбия-тәгълим аша
Бала күңелен алдан күрүче.  
Ачы җилләр сезне куркытмасын,
Йөрәгегез янсын ялкынланып,
Зиһенегез көн дә үткенләнсен,
Фикерегез үссен акыл туплап.  
Күркәм  сыйфатыгыз  артканлыгын
Ата-аналар  күңеле  сизми  калмасын.
Бакчаларга  гөрләп  бала  тулсын,
Шат  авазлар һич тә  тынмасын!
Категория: Минем мәкаләләр | Өстәде: doshkolnik (27.09.2011) | Автор: Гәрәева Венера E W
Караулар саны: 979 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментариийлар: 0
Комментарийларны бары тик теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]