ӘТИ-ӘНИЛӘР БЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Әгәр баланы көйләсәләр, бар нәрсәне рөхсәт итсәләр, капризларын үтәсәләр, аның өчен бөтенесен башкарсалар, берни сорамасалар — ул эгоист һәм ялкау булып үсәчәк.
Әгәр баланы даими сүксәләр һәм тәнкыйтьләсәләр — бала күралмаска өйрәнә.
Баланы һәрвакыт җәберләсәләр — ул кызып китүчән, ачу саклаучан һәм үч алучан булып үсә.
Әгәр гел битәрләсәләр, тиргәсәләр — ул үзен һәрвакыт гаепле тоячак һәм үпкәләүчән, үз-үзенә ышанмаучан булып үсәчәк.
Әгәр баладан даими көлсәләр – ул үз эченә йомыла.
Баланы хупласалар — ул үз-үзенә ышанучан, тыныч кеше булып үсә.
Әгәр бала дус-тату атмосферада үссә — ул мәхәббәтен табарга һәм үзе дә яратырга өйрәнә.
Әгәр баланы мактасалар – ул яхшылыкның кадерен белергә өйрәнә.
Әгәр бала сабырлыкны, түземлекне күреп үссә – ул башкаларны аңларга өйрәнә.