Җомга, 29.03.2024, 03:22
Кунак,сәламлим Сезне!


Әгәр балагыз тотлыкса
Тотлыгу — сөйләм теленең җитди бо­зылуы ул. 2-5 яшь аралыгында өлкәннәр белән тыгыз аралаша башла­гач, балаларның фикер белдерү (коммуникатив) һәм танып белү эшчәнлекләре үсә башлый. Киңәйтелгән гый­барәле, ягъни фразалы сөйләм форма­лашкан чорда балаларда тотлыгу бар­лыкка килә дә иңде.
Тотлыгу сирәк очрый торган авыру­лар рәтенә керми, чөнки дөньяда өлкәннәрнең — 1, ә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның 2 процен­ты тотлыга. Тотлыгу малайларда кыз­ларга караганда 4 тапкырга күбрәк оч­рый. Үсә төшкәч, тотлыгу үзеннән-үзе бетә, дигән фикерләр дә яши.  Һич дөрес түгел! Киресенчә, сөйләм теленең бозы­луы тагын да катлауланырга гына мөмкин.

Тотлыгу — сөйләм теленең бозылуы гына түгел, ә организмның тулысынча авыруы да ул. Тотлыга торган бала на­чар йоклый, гел тынычсызлана, күргән төшләреннән куркып уяна, елый, аппе­титы бозыла, кайвакыт хәтта бөтенләй дә ашаудан баш тарта. Бала тиз үпкәләүчән, ярсып китүчән һәм елакка әйләнә. Тотлыгучы баланың вегетатив нерв системасы функциясе бозылган, йөзе­нең төсе җиңелчә генә үзгәргән, тирләүчәнлеге арткан була. Хәтта, төнлә бәве­лен тота алмау күренеше дә күзәтелергә мөмкин.
Баланың тотлыга башлавына төрле сәбәпләр хас. Халык аны бик көчле кур­ку, бәрелү, каты авырудан була дип фаразлый. Алай дисәң, бөтен балалар да курка, авырый диярлек.
Тик тотлы­гу, организмның сөйләм теле бозылуга тиз бирешүчәнлегенә яисә аңа булыш­лык иткән факторлар нәтиҗәсендә башлана. Боларга әти-әнисе кичергән невропатик авырулар (нерв авырулары, алкого­лизм, сифилис), тотлыгучы баланың үз невропатик үзенчәлекләре (төнге кур­кулар, бәвелен тота алмау һ.б.) керә. Тәэсирләнүчән, психикасы какшаган балалар уйламаганда, көтмәгәндә тот­лыга башларга мөмкиннәр. Төрле ин­фекцияләр һәм баш мие травмасы исә моңа зур этәргеч ясыйлар.
Тотлыгуның психик һәм социаль сәбәпләренә килгәндә, моңа балалар бакчасында яки мәктәптә килеп чыккан конфликтлар, гаиләдә әти-әнинең үзара тавышлану-бәхәсләшүе, төшендә куркуларын кертергә була. Ике яше тулган сулагай баланы яңа­дан уң кул белән эшләргә өйрәтергә ма­ташу шулай ук неврозга һәм тотлыгу­га китерәчәк. Әти-әни, киресенчә, сула­гай баланы ике кул белән дә эшли белү­ен үстерергә тиеш. Ике кулның да эшчәнлеге сөйләм теленең үсүенә яр­дәм итә. Тотлыгудан күп очракта иммуните­ты нык булмаган еш авыручы балалар интегә.
Озакка сузылган инфекцион авырудан соң бала кинәт кенә көчле яңгыраган кыңгырау һәм һич көтмә­гәндә өргән эт тавышыннан куркып, төнлә йоклаганда күргән куркыныч төшләрдән шунда ук яисә берникадәр вакыттан соң югары нерв эшчәнлеге бозылып, тотлыга башларга мөмкин. Баланы бик яшьли берьюлы берничә телдә сөйләшергә өйрәтү — тотлыгу­га китергән төп сәбәпләрнең берсе. 5 яшькә кадәр баланы чит телләр өйрәтмәскә тырышырга кирәк! Тотлы­гу нәселдән килми. Әгәр баланың әти-әнисе тотлыга икән, бу чиргә бирешүчәнлеге булса гына бала да тотлыга башларга мөмкин.
Тотлыгу баланың кемгәдер охшатып сөйләргә тырышуы яисә үзенең фике­рен, сүзен тизрәк әйтеп бетерергә ом­тылып, берничә хәрефне эчкә йотып сөйләшүеннән дә була. Үз фикерләрен белдерер өчен сүзлек запасы сай булган бала тотлыгып сөйләшә баш­лагач нишләргә соң?
 —Тотлыгуның беренче көннәрендә үк баланы урынга ят­кырып, тыныч мохит тудырыр­га, игътибарын үзенең сөйләме­нә юнәлдермәскә кирәк, аңа «тотлыгу» сүзен бөтенләй ишетергә ярамый.Әти-әниләр тот­лыгучы баласына үз борчу-мәшәкатьләрен күрсәтмәскә, бел­гертмәскә тиеш. Балага өйдә тыныч мохит тудырып, аны балалар бакчасына йөрүдән һәм мөмкин кадәр күбрәк бертук­таусыз сөйләшүдән тыярга кирәк.

—Тотлыгуның башлангыч чорында баланы психоневрологка күрсәтергә кирәк. Ул, үз чиратында, дәвалау билгеләп, логопедка җибәрер.

— Психоневролог логопедка юллама бирмәгән очракта, дәвалауны ул күрсәтмә биргән дарулар эчү белән генә чикләмәгез. Озакка сузмыйчарак кына үзегез логопедка мөрәҗәгать ите­гез. Озакка сузылган тотлыгуны дәва­лау авыррак булачак.
Гомумән, тотлыгуны дәвалап була­мы соң?

— Тотлыгуга иртәрәк игътибар итеп, тиешле чараларны кулланганда, өйдә шәхси шөгыльләнгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Тәҗрибәле логопед белән бер генә тапкыр шөгыль­ләнеп, аны дәвалап булмый, әлбәттә. Дәвалау өчен баланың үзендә ышану, ихтыяр көче булырга тиеш.
Сөйләм баланың холкы, үз-үзен тотышы һәм шәхесе формалашу белән бәйләнгән.

— Димәк, тотлыгуны дәвалауда тәрбия зур роль уйный. Әти-әнинең бер-берсенә булган мөнәсәбәте, аралашулары, гаилә тынычлыгы балага да тәэсир ясый. Туктаусыз талаш-ызгышлар баланың тотлыгуын көчәйтә генә. Әти-әниләр балаларын тотлыгудан дәвалауда үзләренең актив ярдәмчеләр икәнлекләрен истән чыгармасыннар иде.