Җомга, 19.04.2024, 11:17
Кунак,сәламлим Сезне!



Бакчабыз тарихы
  1977 нче елның 12 нче ноябрендә Балтач авылының төзү-монтаж идарәсе урнашкан башында ике катлы зур, яңа балалар бакчасы ачыла. Аны Шамил Гәрәев җитәкчелегендәге төзү-монтаж идарәсе эшчеләре төзеп чыга. Гыйбадуллин Мөдәрис бригадасы төзүчеләре Октябрь бәйрәменә балаларга зур бүләк әзерлиләр. Бакча ачылу тантанасында Балтач район башкарма комитеты вәкилләре, төзү-монтаж идарәсе җитәкчесе Шамил Гәрәев, төзүчеләр үзләре һәм әти-әниләре белән яңа ачылган бакчага килгән балалар катнаша. Балтачта төзелгән беренче шундый бакча булгангадыр, балалар бакчасына "Карлыгач” дип исем бирәләр. Бу көнге тантана анда катнашучыларның күңелләренә мәңгегә кереп калгандыр, мөгаен.
   Балалар бакчасы 90 балага исәпләнеп төзелә. Бинада балалар өчен бөтен уңайлыклар булдырыла. Кайнар суы да, салкыны да бар, канализация эшләнгән. Балалар иркен, якты бүлмәләрдә уйныйлар һәм йоклыйлар. Бакчаның барлык территориясе 8000 кв.метр мәйданны биләп тора. Территориядә 4 төркем балалары өчен уен мәйданчыклары, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы ясала. Шулай ук зур гына яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы булдырыла. Болар барысы да бакчада эшләүче тырыш, оста тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр кулы белән булдырыла.
   Балалар бакчасының беренче мөдире Камалова Зөлфирә Фәсхиевна була. Балалар бакчасы методик яктан баетыла, балаларның сәламәтлеген кайгыртып, тиешенчә җиһазландырылган медицина бүлмәсе оештырыла. Балаларга дөрес тәрбия бирү, аларның сәламәтлеген саклау "Карлыгач” балалар бакчасында төп максат булып тора.
   33 ел буе бакчабызга Вәлиева Гөлнур Ибраһимовна җитәкчелек итте. Җитәкчелек итү дәверендә ул үзен талантлы педагог, эшенең чын остасы буларак танытты. Үз кул астында эшләүчеләрне һәрвакыт аңлап, кирәк урында булышлык күрсәтеп, кирәк урында таләпчән дә булып, эшне оештыра белә торган, табигате белән педагог булып туган кеше ул Гөлнур Ибраһимовна. Аның җитәкчелегендә коллективыбыз дус, бердәм булып яшәде һәм эшләде, зур уңышларга иреште. 2012 нче елның сентябреннән Гөлнур Ибраһимовна лаеклы ялга китте һәм бакчабызга яңа мөдир - элек социаль яклау өлкәсендә эшләгән Хәкимуллина Гөлфәмә Фаильовна билгеләнде.
   Бакчабыз хәзерге вакытта рәсми телдә Балтач 3 нче номерлы балалар бакчасы дип аталса да, халык телендә ул барыбер "Карлыгач” бакчасы булып кала бирә. Балалар безнең бакчага бик яратып йөриләр, әти-әниләр дә бер баласын китерсәләр, икенче, өченче балаларын да бирегә йөртергә тырышалар. Бакчабыз ел саен үзенең нәни "карлыгачларын” читкә очыра: акыллы, тәртипле малайларын һәм кызларын мәктәпкә озата.
  Бакчабызның киләчәге якты, матур булсын, бакчага йөрүче балалар сәламәт булсын, коллективыбыз бердәм, тату булып эшләсен,
бакчабыз үзенең ирешкән дәрәҗәсен югалтмасын, тагын да югарырак үрләр яуласын иде.