Шимбә, 20.04.2024, 06:30
Кунак,сәламлим Сезне!

Бармагың тәмлеме?

Баланың кыек-мыек, саргайган тешләрен гадәттә без нәселдәнлеккә сылтыйбыз. Ләкин эш геннарда гына түгел. Баласының тешләре әйбәт бул­сын дигән ата-ана бу хакта кайбер нәрсәләрне белергә тиеш. Балаң еш авырый икән – энҗе ке­бек тешләр көтәсе дә түгел. Теләсә кайсы инфекция (кызамык, скарлати­на, грипп, дифтерия) иммунитетны киметә. Бу хәл яңа чыгып килүче теш­ләр өчен зарур булган матдәләрне тоткарлый. Шуңа күрә балагызны кечкенәдән чыныктырыгыз. Ризыгына күбрәк витаминнар кертегез. Калкансыман бизгә аеруча игътибар бирегез. Авыру биз тешләргә начар тәэсир итә, аларның үсешен тоткарлый, ачык тешләм (алгы тешләрнең кушылмавы) формалаша. Ярый ла әнисе баласын имезсә. Күкрәк суырган баланың аскы казна­сы дөрес үсә. Ясалма ашатканда исә җитәрлек үсмәве бар. Бала борын белән суласын. Авыз аша сулаганда өске казнаның үсеше бозыла.
Сөт тешләрен алдырырга ашыкма­гыз. Теш төшә икән, аның урынын "күршеләр" биләргә тырышачак. Ә "хуҗа" алга яки артка күчәргә мәҗбүр була. 5 нче номерлы сөт тешенә биг­рәк тә игътибарлы булыгыз. Ул вакы­тыннан алда төшсә, казна дугасы кыс­карырга мөмкин. Андый очракта ва­кытлыча протез куялар. Протез теш­ләргә күчәргә мөмкинлек бирми.
Зарарлы гадәтләрдән дә вакытын­да арындырырга кирәк. Мәсәлән, йокы вакытында баланың башын ничек куюы бик мөһим. Башны биек куеп йоклаганда, аскы казна алга чыга. Артка ташланган баш, киресенчә, аскы казнаның артка күчүенә һәм үсе­ше тукталуга китерә. Яңакны йод­рыкка куеп йоклаганда, казна кый­шаю куркынычы бар.
Йокы вакытында гына түгел, көндезге зарарлы гадәтләр дә җитәр­лек: бармак суыру, иренне, телне, кием читен, карандаш башын һ.б. теш­ләү... Кече яшьтә сөякләр аеруча йом­шак була, аның формасы бик җиңел үзгәрә. Биш яшьлек балаларның 40% ында шундый зарарлы гадәтләр бар. Шуларның 75% ының теш һәм казна­лары инде бозылып өлгергән.