Җомга, 29.03.2024, 08:17
Кунак,сәламлим Сезне!

6

КОЛЛЕКТИВ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Безнең балалар бакчасының 40 еллык тарихы бар. Шушы еллар дәверендә бакчабызда бик күпләр хезмәт куйган. Араларында вакытлыча гына эшләп китүчеләр булган кебек, бакчабыз ачылганнан бирле эшләүче хезмәткәрләр дә бар. Шулар арасыннан берничә тәрбияче инде лаеклы ялда. Хәзер эшләүчеләр арасында иң-иң өлкәне дип бакча ачылганнан бирле эшләүче тәрбияче Йосыпова Фәйрүзә Гыйльфан кызын әйтергә була. Тәрбиячеләрнең уртача яше инде 40 ка тигезләште, техник хезмәткәрләрнеке  - 44. Шулай булса да, алар күңелләре белән яшь барысы да. Башкача булуы да мөмкин түгел. Чөнки алар бакчабызга йөрүче күпме баланы көндәлек кайгырта, карый, тәрбияли. Балалар янәшәсендә эшләүче апалар һаман да яшь, күркәм, матур, мөлаем. Коллективыбыз белән Яңа ел, 8 Март  бәйрәмнәрен, Тәрбияче көнен ел саен күңелле итеп бәйрәм итәбез. Юбилярларны котлау, яшь баласы туган хезмәткәргә бәби ашы  илтү дә беркайчан онытылмый бакчабызда. Кыскасы, дус, тату булып, шау-гөр килеп яшибез һәм эшлибез "Карлыгач" балалар бакчасында.
Мин яратам сине, Карлыгачым!

1.   Мин яратам сине, Карлыгачым,
     Табигатең өчен яратам.
     Шаулап үскән бакчаларың өчен,
     Матурлыгың  өчен яратам.
2.   Мин яратам сине, Карлыгачым,
      Иртәләрең өчен яратам.
      Шаулап үткән бәйрәмнәрең өчен,
      Концертларың өчен яратам.
3.   Мин яратам сине, Карлыгачым,
      Ал  таңнарың өчен яратам.
      Киң күңелле, сабыр, ачык йөзле
      Апаларың өчен яратам.
4.    Мин яратам сине, Карлыгачым,
       Тыныч күгең өчен яратам.
       Чыр-чу килгән шаян балаларга
       Белем биргән өчен яратам.
                        Кушымта:
        Ачык йөзле, сабыр, тәмле телле
        Апаларың өчен яратам.

        Карлыгачым, сине яратам!