Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр |
Беренче уңыш!
29 нчы октябрь көнне "Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья
интернет-проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Финалистларны бүләкләү
тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә булып узды. Бу бәйрәмне
үткәрүгә әлеге бәйгене оештыручы, "Белем.ру" ҖЧҖ директоры Раил
Гатауллинның бик зур тырышлыгы кергәнлеге күренеп тора. Тантанада финалистларны
бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне
тантанага чакырылган мәртәбәле кунаклар котлавы да бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер
өстәде. Бәйгенең иганәчеләре финалистларга шактый кыйммәтле бүләкләр әзерләгән.
Әлеге бәйгедә мин "Карлыгач" интернет-проектым белән "Башлангыч
белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә
катнашып, II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булдым!
![]() ![]() "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә котлау ![]() "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә котлау ![]() "Белемле гаилә - нур чәчеп торучы җәүһәр" номинациясендә котлау ![]() ![]() "Тылсым" бию коллективы чыгышы Бәйгедән репортаж: http://www.youtube.com/watch?v=SFjRMHoiOVc | |
Караулар саны: 957
| Теглар: |
Барлык комментариийлар: 0 | |