Сишәмбе, 16.04.2024, 10:51
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр

Татарстан балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү программасы
Февраль аенда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт ала. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телне өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. ТР Хөкүмәте йортында узган чараны ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Очрашуның башында ТР Хөкүмәте башлыгы фикер алышына торган теманың әһәмиятен билгеләп үтте. "Безгә тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә әлеге телләрне өйрәнү мөмкинлеген бирергә кирәк. Бу байлык кына түгел, балалар кайчагында мәктәпләрдә дәүләт телләрен өйрәнгәндә кичерә торган кыенлыклар алар өчен җиңелрәк узсын өчен мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы старт та”, - диде И.Халиков.

Аның сүзләренә караганда, балаларның чираттагы методика буенча шөгыльләнүләре генә түгел, беренче чиратта, моның сабыйларның үзләренә дә кызыклы булуы мөһим. И.Халиков ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә, заманча технологияләр заманында, мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләрен активрак файдаланырга кирәк.

Экспертлар тарафыннан эшләнгән, республика мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга дәүләт телләрен өйрәтүдәге яңа алымнарны ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов тәкъдим итте. "Без телләрне өйрәнүгә бәйле проблемаларга анализ ясагач, рус, татар, алга таба инглиз телләренең дә филилогик дисциплиналар буларак өйрәтелүен аңладык. Бу бик тә тупас хата. Тел аралашу чарасы, кешеләрнең тормыш коралы буларак өйрәтелергә тиеш”, - дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры.

"Яңа укыту медодикасы хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар теле турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим”, - дип ассызыклады министр.

Татарстанда балалар 4-5 яшьтә татар һәм рус телләрендәге 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Республика Премьер-министры очрашуда катнашучылардан мәктәп укучылары арсеналында ни өчен нәкъ менә шул сандагы сүзләр булырга тиешлеге белән кызыксынды. Биредә дөньяда гамәлдә булган телләрне өйрәтү методикасының нигез итеп алынуы ачыкланды.

Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио- , видеоматериаллардан торган комплектлар керә. ТР мәгариф һәм фән министры белдергәнчә, яңа программа өчен татар телендәге 5 мультфильм, 45 анимацион сюжет, 8 тапшыру (алар ял көннәрендә "Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында трансляцияләнәчәк һәм министрлык сайтына урнаштырылачак) эшләнгән. Моннан тыш, 8 популяр мультфильм татар теленә тәрҗемә ителгән, музыкаль әкиятләр һәм балалар җырларын үз эченә алган 3 дисктан торган комплект булдырылган.

А.Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, республикада ике теллелек шартларында яңа материал белән эшләү өчен тәрбиячеләрне һөнәри әзерләү оештырылачак. Татар телен белмәүче тәрбиячеләр өчен 144 сәгатьлек курс эшләнгән инде. Мәктәпкәчә учреждениеләрне мультимедиа проекторлары, ноутбуклар, укыту-методика комплектларын куллану өчен экраннар белән җиһазлау күздә тотыла.

Дәүләт телләрен өйрәтү буенча яңа программа февраль аенда старт ала. Киләсе айдан балалар бакчалары методик материал белән җиһазландырылачак, тәрбиячеләрне өйрәтү программасы башланачак.

Илдар Халиков яңа программада алда җиткерелгән барлык тәкъдимнәрнең дә исәпкә алынуын билгеләп үтте. "Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләр, ата-аналар да актив катнашырга тиеш. Тулаем алганда, зур эш башкарылган”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
31.01.2012.
Әлеге программа хакында сез Azatlig Radiosi сайтында да таныша аласыз:
http://www.azatliq.org/audio/audio/342587.html
Дуслар, коллегалар! Бу программа, аның уңышлы яки уңышсыз яклары турында сезнең фикерләрегезне дә беләсе килә!
Категория: Минем мәкаләләр | Өстәде: doshkolnik (09.02.2012) | Автор: Гәрәева Венера E W
Караулар саны: 4087 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментариийлар: 0
Комментарийларны бары тик теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]