Чәршәмбе, 24.04.2024, 04:22
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр

Сезгә күпме түлиләр?
Очраклы рәвештә кулыма Казанда чыга торган "ЕстьРАБОТА" гәзитенең бб нчы саны килеп эләкте. Биредә эш тәкъдим итүчеләр үзләренең рекламаларын урнаштырганар. Шул гәзитне кызыксынып китеп карап чыксам, исем китте: бөтен бер бите мәктәпләргә укытучыларны, балалар бакчаларына тәрбияче, кече тәрбияче, музыка җитәкчесе, шәфкать туташларын чакырган реклама белән тулган. Ә иң кызыгы, беләсезме, нәрсә: аларга тәкъдим ителә торган хезмәт хаклары 4 меңнән башлап 7 меңгә кадәр! Адәм көлкесе! Менә ни өчен Казан мәктәпләрендә укытучыларга, бакчаларында тәрбиячеләргә һәм башка эшчеләргә кытлык зур! Шул хезмәт хакына кем ай буе яшәү димим, җан асрый алыр икән? Әле шәһәрдә тегесен-монысын үстереп булган яшелчә бакчаң да, терлек, кош-корт асрарга абзарың да юк. Шул бер хезмәт хакына карап яшисе ай буе. Нинди дәрәҗәсе булсын укытучы, тәрбияче һөнәрләренең, шундый мескен хезмәт хакына эшләгәч! Алар укыткан, тәрбияләгән балаларның әти-әниләре - берничә мәртәбә күбрәк хезмәт хакы алучылар бит. Шул ук гәзиттә булган башка белдерүләрдән күренгәнчә, уртача хезмәт хакы 10 мең белән 20 мең арасында тирбәлә. Хәзер аңлыйсыздыр инде, ни өчен педагоглыкка укыган яшьләрнең 30%ы гына диплом алу белән  мәктәпкә һәм балалар бакчаларына  эшкә кергәнен. Калганнары юньлерәк түләнә  торган эш эзли.
Беркемгә сер түгел, хәзер мәктәпләрдәге укытучыларның, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнең зур күпчелеге олы яшьтә. Алар инде озак еллар эшләп, хезмәтләренә, коллективларына ияләшкәннәр, үз эшләрен яраталар, һәм шул хезмәт хакына да пенсиягә кадәр тынычлап эшләп бетерергә риза. Ә яшь буын вәкилләре анда эшкә атлыгып тормый. Сәбәбен өстә аңлатып уздым. Килер бер заман, хәзерге буын укытучы-тәрбиячеләре пенсиягә китеп беткәч, эшләргә кеше калмас. Бу бер минем генә фикер түгел. Мин эшли торган балалар бакчасында да шул ук хәл. Дәүләт бу проблеманың бар икәнен танып, хәл итәргә алынмаса, тагын 10-15 елдан ни булачагын күзаллавы кыен. Ярый быел бик күп сөйләгәннән соң, ниһаять, укытучыларның хезмәт хакын 30% ка күтәрергә булдылар. Алар күпмедер файда күрәчәкләр, җиңел сулаячаклар дигән сүз.  Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы яңа елдан артачак дигән сүзләр генә ишетелде, ә күпмегә артачагын бөтенләй әйтмиләр. Дөресрәге, бу әле дәүләт күләмендә хәл ителеп бетмәгән.
Менә шундый фикерләр туды әлеге эш тәкъдим итүче гәзитне укыгач. Сез ниләр уйлыйсыз бу турыда, хөрмәтле коллегалар?
Категория: Минем мәкаләләр | Өстәде: doshkolnik (09.09.2011) | Автор: Гәрәева Венера E W
Караулар саны: 1002 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык комментариийлар: 0
Комментарийларны бары тик теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]