Шимбә, 20.04.2024, 10:55
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » Мәкаләләр » Минем мәкаләләр

Укытучылар көне белән!

Укытучы – иң игелекле һөнәр ияләренең берсе. Һәр кешенең, ул тормышта нинди генә зур дәрәҗәгә ирешкән булмасын, белем алуы мәктәп бусагасын атлап кергән көненнән башлана. Ә мәктәптә аны ягымлы елмаеп, үз баласыдай якын күреп, беренче укытучысы каршы ала. Һәм баланың киләчәктә нинди булуына, тормышта үз урынын таба алуына беренче укытучысының аны белем дәрьясына ничек алып кереп китүе нык тәэсир итә. Мәктәп еллары бер-бер артлы уза, балага ничәмә-ничә укытучы белем бирә. Алар балаларның барлык  шаянлыкларын да кичерә, балада белемгә омтылыш уяту өчен төрле яңа алымнар кулланып дәресләр үткәрә, төн йокыларын калдырып дәфтәрләр тикшерә, шәхси мәнфәгатьләрен читкә куеп, мәктәптән тыш чаралар уздыра, үз белемен күтәрү өстендә эшли, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша һ.б. Кыскасы, укытучы эшенең бөтен авырлыкларын сабырлык белән үткәреп җибәрә алар. Шул сәбәпле күпме укытучы һөнәри авыру алган килеш лаеклы ялга чыга. Укытучыларның сабырлыгына, фидакарьлегенә, тырышлыгына, булдыклыгына таң калырлык хәтта.
Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да чын күңелемнән бүгенге һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калам. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләребездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!
Категория: Минем мәкаләләр | Өстәде: doshkolnik (05.10.2011) | Автор: Гәрәева Венера E W
Караулар саны: 3275 | Рейтинг: 3.0/1
Барлык комментариийлар: 0
Комментарийларны бары тик теркәлгән кулланучылар гына өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]