23:52 Яңа ел белән! | |
Хөрмәтле коллегалар, дуслар! Сезнең барыгызны да чын күңелемнән Яңа ел - зәңгәр Ат елы белән тәбрик итәм! Ат - ул бик чыдам, эшчән, тырыш, тугры хайван. Сезгә яңа елда ныклы саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, сабырлык, тырышлык, җитезлек теләп калам. Гаиләләрегез имин булсын, парсызлар насыйп ярларын тапсын, парлылар үз парларына тугры калсын. Барыгызга да бәрәкәтле, мул тормыш теләп калам. Кайгы-хәсрәтләр сезне урап узсын, ишекләрегезне бәхет-шатлык кына шакысын. Өлкәннәргә балаларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәүләр насыйп булсын. Эшләрегез гел уң булсын, хезмәтегездә югары үрләр яуларга насыйп булсын. Яңа ел белән, яңа бәхетләр белән сезне, дуслар! ![]() | |
|
Барлык фикерләр: 0 | |