Шимбә, 20.04.2024, 07:55
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » 2012 » Апрель » 13
13 нче апрель көнне Карадуган балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2012" конкурсы финалы булып узды. Биредә зона ярышларында җиңеп чыккан тәрбиячеләр үзара көч сынашты. Алар башта үз-үзләрен тәкъдим иттеләр, аннары балалар белән шөгыль уздырып күрсәттеләр, ахырдан педагогик ситуацияне чишү ярышы булды. Конкурста 5 тәрбияче-конкурсант, 3 тәрбияче-новатор катнашты. Быелгы конкурс шуның белән истә калыр, мөгаен: бәйгедә катнашучы тәрбияче-новаторлар күрсәткән шөгыльләр конкурсантлар күрсәткән шөгыльләрдән уңышлырак иде! Презентацияләр буенча да тәрбияче-новаторлар өстен торды. Моны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Зәкәриевна да таныды. Тик конкурс узган, һәм аның нәтиҗәсе булырга тиеш. Соңгы нәтиҗәне жюри түбәндәгечә чыгарды: "Ел тәрбиячесе-2012" район конкурсының җиңүчесе дип Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Муллагалиева Гөлсәрия игълан ителде.
Караулар саны: 2049 | Өстәде: doshkolnik | Дата: 13.04.2012 | Фикерләр (0)