Җомга, 19.04.2024, 14:08
Кунак,сәламлим Сезне!
Төп бит » 2012 » Апрель » 13 » "Ел тәрбиячесе-2012" конкурсы
23:15
"Ел тәрбиячесе-2012" конкурсы
13 нче апрель көнне Карадуган балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2012" конкурсы финалы булып узды. Биредә зона ярышларында җиңеп чыккан тәрбиячеләр үзара көч сынашты. Алар башта үз-үзләрен тәкъдим иттеләр, аннары балалар белән шөгыль уздырып күрсәттеләр, ахырдан педагогик ситуацияне чишү ярышы булды. Конкурста 5 тәрбияче-конкурсант, 3 тәрбияче-новатор катнашты. Быелгы конкурс шуның белән истә калыр, мөгаен: бәйгедә катнашучы тәрбияче-новаторлар күрсәткән шөгыльләр конкурсантлар күрсәткән шөгыльләрдән уңышлырак иде! Презентацияләр буенча да тәрбияче-новаторлар өстен торды. Моны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Зәкәриевна да таныды. Тик конкурс узган, һәм аның нәтиҗәсе булырга тиеш. Соңгы нәтиҗәне жюри түбәндәгечә чыгарды: "Ел тәрбиячесе-2012" район конкурсының җиңүчесе дип Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Муллагалиева Гөлсәрия игълан ителде.
Быелгы ярышның нәтиҗәләре менә шундый. Бәйгенең уңай яки тискәре яклары булса, алар турында үз фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне языгыз, райондаш коллегаларым. Проблемаларны уртага салып чишкәндә аларны чишү юлларын табу ансатрак. Ә конкурста катнашкан һәр тәрбиячегә киләчәктә иҗади уңышлар теләп калам!

   















 






























Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Федорова Светлана Александровнаның "Ел тәрбиячесе-2012" район конкурсында тәрбияче-новатор буларак күрсәткән шөгыленнән күренешләр

Караулар саны: 2049 | Өстәде: doshkolnik | Рейтинг: 4.0/1
Барлык фикерләр: 0
Теркәлгән кулланучылар гына фикер өсти ала.
[ Теркәлү | Керү ]